- исә
- 1. (Борынгы "ир" тамырыннан ясалган фигыль) Булса ялгыш исә, кичерегез. АЛАЙ ИСӘ – Алайса. Я ИСӘ – Яисә. ЮК ИСӘ – Югыйсә 2. Баш җөмләдә белдерелгән эшнең иярчен җөмләдә шул эштән соң ук башкарылуын аңлата ул бетте исә, тормыш бетә 3. диал. Фикеренең дөреслегенә үзе дә ышанып җитмәвен, чамалап кына әйтүен белдерә үлгәндерме исә, дөресмедер исә 4. терк. Әйтелә торган сүзләрне алдагы фикергә каршы кую өчен кулл. көннәр исә һаман коры
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.